Город МОСКОВСКИЙ
00:04:43

Ильгиз Мухутдинов - Китәләр...

Аватар
Magical Plant Worlds
Просмотры:
271
Дата загрузки:
18.02.2025 16:43
Длительность:
00:04:43
Категория:
Музыка

Описание

Музыка Эльмир Низамов
Слова Резеда Губаева

Китәләр...

Кеше китә, хәтер кала җирдә,
Сүнмәс җылы кала исәннәрдә...
Мәңге тынмас сызлау, әрнү кала,
Шәмнәр кала янып шәмдәлләрдә...

Еллар үткән саен хәтер калка
Тарта һаман үткәннәргә күңел...
Артка таба күпме йөгерсәң дә,
Киткәннәрне кайтарырлык түгел...

Бер-бер артлы кадерлеләр китә...
Телеп үтә йөрәкләрне сагыш...
Истәлекләр кала, кала көндәлекләр..
Ә колакта һаман таныш тавыш...

Дулкыннарны ярга кага җилләр-
Дәва табу бары вакыт эше...
Сагынудан торган хәтерләрдә
Мәңге балкый һәрбер киткән кеше!..

Бер-бер артлы кадерлеләр китә...
Телеп үтә йөрәкләрне сагыш...
Истәлекләр кала, кала көндәлекләр..
Ә колакта һаман таныш тавыш...

Рекомендуемые видео