Город МОСКОВСКИЙ
00:02:35

Чыгарсыңмы каршы алырга. Легендар Илхам Шакиров репертуарыннан

Аватар
Танцующие прорывы
Просмотры:
412
Дата загрузки:
26.12.2023 23:23
Длительность:
00:02:35
Категория:
Лайфстайл

Описание

Валерий Әхмәтшин көе, Дамир Гарифуллин сүзләре.

Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне,
Җырларыма кушып җырласам?
Каршы төшмәссеңме, йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам?

Минем белән тормыш сукмагыннан
Риза булырсыңмы үтәргә?
Аерылганда вәгъдә бирерсеңме
Кабат кайтуымны көтәргә?

Ашкынулы йөрәк көтә көн дә
Уртак таңның сызылып атканын.
Яшьлегемне җырга салган чакта
Кушылып җырларсыңмы, аппагым?

Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшең ташлап кырык якка,
Чыгарсыңмы каршы алырга?

Рекомендуемые видео