Караоке - "Кышкы чия" Татарча жырлар | Татарская песня "Зимняя Вишня" KaraTatTv
Описание
Илгиз Закиров көе
Винисә Фәттахова сүзләре
Күбәләкләп яуган ап-ак карлар
Килеп куна битем очларына
Күзләремдә ай һәм йолдыз нуры,
Бөтереләм хисләр кочагыңда.
Әмма күрмим яуган карларны да,
Җитәкләшеп барган парларны да
Син бит миңа бүген сөям, дидең,
Кыш көнендә пешкән чиям, дидең.
Күкрәгемә кысып җылытырмын,
Чиям, дидең, сине өшетмәм.
Мондый татлы, назлы сүзләрне бит
Мин тик тәүге тапкыр ишетәм.
Әмма күрмим яуган карларны да,
Җитәкләшеп барган парларны да
Син бит миңа бүген сөям, дидең,
Кыш көнендә пешкән чиям, дидең.
Күбәләкләп яуган ап-ак карлар
Килеп куна битем очларына.
Иреннәрдә баллы чия тәме,
Эрим кебек синең кочагыңда.
Әмма күрмим яуган карларны да,
Җитәкләшеп барган парларны да
Син бит миңа бүген сөям, дидең,
Кыш көнендә пешкән чиям, дидең.
Рекомендуемые видео


















