Город МОСКОВСКИЙ
00:01:58

Калҗа

Аватар
Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы
Просмотры:
23
Дата загрузки:
20.08.2024 12:23
Длительность:
00:01:58
Категория:
Еда

Описание

Халкыбызның төрле өлкәләрдә, шәһәр һәм авылларда сакланып калган борынгы рецептларын барлауны бу саныбызда да дәвам итәбез. Калҗа да татар халкының борынгы ризыкларыннан санала. Калҗа әзерләү серләрен безгә Әлки районы Түбән Әлки авылында туып-үскән Рамилә ЗАКИРОВА өйрәтә.

Продолжаем знакомить со старинными рецептами, которые сохранились в разных уголках нашей страны. К этой категории относится татарское национальное блюдо – мясной рулет «Калжа». Секретом приготовления делится жительница Алькеевского района, деревни Ниж. Альки Рамиля ЗАКИРОВА.

Кирәк
600 г сарык яки терлекнең юка карын ите. (Әлки ягында аны алъяпма дип йөртәләр) / тәменчә тоз-борыч / ярты чәй кашыгы аджика (яратсагыз) / 1 чәй кашыгы шикәр комы / 3 аш кашыгы аш серкәсе / 3 тырнак сарымсак / 2-3 бал кашыгы сарымсак сабакларыннан ясалган яшел паста (мәҗбүри түгел) / бер тотам укроп, петрушка, кинза (ул аеруча тәм бирә) / фольга.

Эш барышы
- Үләннәрне, сарымсакны ваклап, аджика, сарымсак сабаклары пастасы, шикәр комы, аш серкәсе салып, бутыйбыз. Калҗаны сарык итеннән әзерләсәгез, серкәне күбрәк тә куша аласыз, ул итнең үзенчәлекле исен ала.
- Карын итен артык майларыннан, элпәләреннән арындырып, 35 кә 25 см чамасы турыпочмаклык итеп кисәбез. Тоташ кисәк булмаса, өлешләрдән дә эшләргә мөмкин.
- Иткә тоз, борыч сибәбез. Кул белән суккалап, тозны иткә сеңдерәбез.
- Ит өстенә әзер соусны ягып, рулет сыман бөтереп төрәбез.
Билгеле, борынгы чорда калҗаны фольгага төреп пешермәгәннәр. Ләкин фольгага төреп пешерсәң, калҗа тагын да йомшаграк, сусылрак була. Итне берничә кат фольгага төреп, бер тәүлеккә суыткычка куеп торабыз.
- Калҗа кайнар мичкә куелган сулы табада ике сәгать пешә. Су кайнап чыкканчы, температураны 200 градуста тотабыз, аннары 180 градуска киметә-без. Таба төбенә суны гел өстәп торабыз, ул кайнап бетәргә тиеш түгел.
- Пешкән калҗаны табадан алып, фольгада килеш суытабыз. Аннары 1 см калынлыгында телемләп турыйбыз. Табынга салкын кабымлык итеп тә, кайнарлатып, гарнир белән дә бирергә мөмкин.

Тәмле булсын!

Рекомендуемые видео